news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Моң» мәйданчыгында халык артисты Рөстәм Вәлиевка багышлау кичәсе була

«Моң» мәйданчыгында халык артисты Рөстәм Вәлиевка багышлау кичәсе була
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

20 мартта 19.00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсе бинасында урнашкан «Моң» мәйданчыгында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты баянчы Рөстәм Вәлиев истәлегенә «Аккомпаниатор» дип исемләнгән багышлау кичәсе була.

«Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Зөһрә Сәхәбиева, Зәйнәб Фәрхетдиновалар җырлаган иске язмаларга игътибар итсәгез, яннарында куе бөдрә чәчле, кара мыеклы, чая карашлы бер гармунчы булыр. Рөстәм Вәлиев ул. Илһам абыйның гаҗәп тавышын ассызыклый торган аккомпаниатор. Әлфия апаның сәхнә уенына чын күңелдән кушыла торган сәхнәдәш, иҗатташ, партнер. Нинди булган ул, нинди уйлар белән янган, музыка дөньясында нинди ачышлар ясаган — 20 март көнне кич шулар турында сөйләшербез», - дип хәбәр итә оештыручылар.

Багышлау кичәсе – «Кич» перформатив кичәләр сериясенең чираттагы чарасы. Иҗат төркеме: Ислам Вәлиев, Йолдыз Миңнуллина, Нурбәк Батулла, Ильяс Фәрхуллин, Зөлфия Илькаева, Алёна Батулла.

«Үзе берәмтекләп җыеп калдырган музыкаль ядкярләрне барларбыз, үзгәреш чоры елъязмалары белән танышырбыз», - диелә хәбәрдә.

  • Проект мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә гамәлгә куела.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100