news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

MOÑ мәйданчыгында «Сосна чабатасы» фильмын тәкъдим итү кичәсе була

4 октябрьдә 19.00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсенең MOÑ мәйданчыгында «Сосна чабатасы» фильмын тәкъдим итәчәкләр.

«Бу кичә Татарстанга билгеле булган чабата биюенә багышлана. Аның үзенчәлеге – ритмда. Кичәдә фильм, бию перформансы була һәм чабата биюен биергә өйрәтәләр. «Сосна чабатасы» фильмын төшергән төркем әлеге бию аеруча популяр булган авылларның берсе – Балтач районындагы Түбән Сосна авылына барды. Сүз уңаеннан, элек чабатаны ир-атлар гына биегән», – дип хәбәр итә чараның оештыручылары.

news_right_1
news_right_2
news_bot