Мин 10 ел элек Казанга килдем һәм, әлбәттә, уңайлы мохит булдыру программасы бар, эшләп килә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләргә сәүдә үзәкләрендәге сакчылар әлеге көнне булышуларын да билгелим. Ә элегрәк алар инвалид ярдәм сораса, куркып калалар иде.
Ясадыммы – ясадым, кебек урыннар бар. Восстание урамындагы җир өсте кичүе эшләми... Кнопкага баскач, лифт килер дип, бик озак көтеп утырганым булды... Тик килмәде...
Пандусларның градуслары дөрес булмаган, тимер рейкалардан гына ясалганнары бар. Алардан менәм дисәң, әйләнеп каплануың ихтимал. Булмаган сәламәтлектән дә мәхрүм булуың бар. Шуңа күрә, мин андый чакта 1-2 ир-ат килеп чыкканын көтәм. Инвалидлар өчен тәгаенләнгән «персоналны чакырту кнопкалары» да еш эшләми.
Иң куркыныч пандуслар – кибетләрдә! Камал театрына мәсәлән, коляскада хәрәкәтләнүче инвалид касса ягыннан гына урап керә ала. Ә менә филармониядә бөтенләй үзәк ишекләр ягында пандуслар юк. Күтәреп алып менмәсәләр, керә алмыйм. Ә менә Милли китапханәдә, иске бина булса да, чын-чыннан уңайлы мохит бар, – ди ул.
Мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларын «Интертат» сайты өчен «Юлай юллый» проектының чираттагы чыгарылышы кысаларында журналист Юлай Низаев белеште.