Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөмкинлекләре чикле булган Башкортстан кызы кул эшләреннән бизнес ясаган
Эльвина Харисова күптөрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулаган.
Башкортстанның Шаран районы Түбән Ташлы авылында яшәүче Эльвина Харисова алмаз мозаикасыннан картиналар ясый һәм бу шөгылен бизнеска әверелдерә алган, дип яза Руслан Хафизов «Шаранские просторы» басмасында яза.
- Алмаз мозаикасы – картинаны төсле стразалар яки ташлар ябыштырып чыгудан гыйбарәт иҗади сәнгать ысулы.
Эльвина тумыштан авыр чир белән көрәшә, шунлыктан мәктәпне дә дистанцион укып тәмамлаган. Кечкенәдән үк хастаханә юлын бик еш таптарга, авыр процедуралар үтәргә туры килсә дә, зарланып түгел, елмаеп һәм тормышның тәмен табып яши. Берничә ел элек ул алмаз мозаикасыннан картиналар ясау белән мавыгып китә.
«Бу сәнгать мине тынычландыра һәм үземә ышанырга ярдәм итә», — ди ул.
Газета язуынча, бик вак мозаикаларны чүпләп тиешле ноктасына беркетү сәламәт кеше өчен дә зур игътибар сорый һәм төгәл хәрәкәтләр таләп итә. Ә куллары зәгыйфь Эльвина өчен бу икеләтә-өчләтә катлаулы эш – ихтыяр көче һәм зур тырышлык таләп итә. Шуңа кармастан, кыз шөгылен чын күңелдән бирелеп яратып башкара. Алай гына да түгел, аның нур чәчеп торган картиналарын бик теләп сатып алалар. Ул 25 картина ясаган.
«Эльвина Харисова күпкырлы талант иясе», - дип яза газета хәбәрчесе. Кыз туган авылы Түбән Ташлыга, якыннарына багышлап видеоклиплар ясаган. 2018 елда Шаран районы телевидениесе оештырган бәйгедә катнашып, «Мисс Шаран телевидениесе» исеменә лаек булган. Быел исә район газетасы оештырган «Җәй — 2022» сендә кыйммәтле бүләккә ия булган, дип яза Руслан Хафизов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз