Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада 15 яшьлек мотоциклчы һәм җиңел машина катнашындагы авария видеога эләккән
Узган ялларда Түбән Каманың Сөембикә урамындагы 72нче йорт янында 15 яшьлек мотоциклчы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Авария мизгеле видеога эләккән.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, якынча мәгълүматларга караганда, «Лада» автомобиленең йөртүчесе сулга борылганда 15 яшьлек үсмер идарә иткән мотоциклга өстенлек бирмәгән. Нәтиҗәдә, авария килеп чыккан.
Язмадан күренгәнчә, юл-транспорт һәлакәтеннән соң үсмер аягына баскан, әмма Дәүләт инспекциясендә агентлыкка белдерүләренчә, мотоциклчыны хастаханәгә озатканнар. Аның йөртү таныклыгы булмаган.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда яшәүче ике хатын-кыз суд каршына басачак -алар балигъ булмаган улларына мотоцикл һәм мопед бүләк иткән. Үсмерләрнең берсе юл-транспорт һәлакәтенә эләккән һәм төрле тән җәрәхәтләре алган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз