news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда мотоцикл катнашындагы юл һәлакәте видеога эләккән

Казанда мотоцикл катнашындагы юл һәлакәте видеога эләккән

Казанның Урман арты бистәсендә кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте видеога эләккән. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Nissan автомобиле белән бәрелешкәннән соң, мотоцикл җәяүлеләр өстенә килеп кергән. Казанның интернет-берләшмәләрендә шул авариянең язмасы чыкты.

Искәртеп узабыз, юл һәлакәте кичә кич булган. Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, Nissan автомобилен идарә итүче 41 яшьлек ир-ат, М-7 трассасы ягыннан Горький шоссесы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, ягулык салу станциясенә керү өчен уңга борыла башлаган. Шул ук вакытта, ул уң як полоса буйлап шул ук юнәлештә барган мотоциклчыга юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, авария килеп чыккан һәм мотоцикл тукталышта торган җәяүлеләр өстенә килеп кергән. 31 яшьлек мотоциклчы алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Мотоцикл пассажирын һәм җәяүлеләрне хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot