news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңа өйләнешкән парлар никахларын теркәгәч бер ай буе музейга бушлай керә ала

Татарстанда яңа өйләнешкән парлар никахларын теркәгәч бер ай буе музейга бушлай керә ала
ТР Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстан Республикасы Милли музеенда ТР ЗАГС идарәсе белән уртак акция башлана, аның кысаларында яңа өйләнешкән парлар никахларын теркәгәннән соң 30 көн дәвамында учреждениегә һәм аның филиалларына бушлай керә алачак. ТР Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә проект турында хәбәр итте.

Программа 2026 ел буе гамәлдә булачак һәм Казандагы барлык 12 филиалны, шулай ук республика районнарындагы кайбер музейларны колачлаячак. Татарстан башкаласында акциягә Максим Горький һәм Федор Шаляпин, Евгений Боратынский, Габдулла Тукай, В.И.Ленин, Салих Сәйдәшев, Муса Җәлил, Лев Толстой музейлары һәм башка мәйданчыклар, шул исәптән музей үзәкләре һәм мемориаль фатирлар җәлеп ителгән.

Республика районнарында яшь гаиләләр Печище, Красновидово һәм Ленино-Кокушкино музейларына бушлай бара ала.

Акциядә катнашу өчен никахны теркәү турында тамгалы паспорт, таныклык яки электрон документ күрсәтү дә җитә.

Айрат Фәйзрахманов билгеләп үткәнчә, әлеге инициатива яшь гаиләләрнең Татарстанның мәдәни мирасы белән ешрак танышуына һәм музей киңлекләрен уртак ял итү урыны буларак ачуына юнәлдерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot