Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
22 яшьлек егет дәүләткә хыянәт иткәне өчен 12 елга катгый режимлы колониягә хөкем ителгән
Мәскәү өлкәсенең Краснознаменск шәһәрендә яшәүче 22 яшьлек егет Украина файдасына шпионлык иткәне өчен 12 елга катгый режимлы колониягә хөкем ителгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Федераль иминлек хезмәтенең Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе буенча идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Ул Telegram мессенджеры аша үз инициативасы белән Украина Баш разведка идарәсе хезмәткәре белән элемтәгә кергән һәм Киев шуннан соң диверсияләр үткәрү өчен кулланырга ниятләгән хәрби объектлар турында мәгълүмат тапшырган.
Егет үз гаебен таныган һәм кылган гамәленә үкенүен әйткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз