Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның яшь гвардиячеләре су басудан зыян күргән Дагыстанга 20 тонна ярдәм китерде
«Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Татарстан төбәк бүлеге вәкилләре «Бердәм Россия» партиясенең Хасавюрт җирле бүлегенә 20 тонна гуманитар ярдәм тапшырды. Бу хакта «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Соңгы 100 елда иң көчле су басу булган Хасавюрт районының Адильотар, Кидиротар һәм Татляр авылларында яшәүчеләрнең гаризалары буенча Татарстаннан төзелеш материаллары (кирпеч, минераль мамык, газ баллоннары), генераторлар, азык-төлек, эчәргә яраклы су, шәхси гигиена чаралары, кием-салым һәм башка кирәкле товарлар китерделәр.
Гуманитар ярдәм җыюда «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең җирле бүлекчәләре, «Ярдам – Помощь» хәйрия фонды, «СтройХолдинг» компаниясе һәм ТР Ресоциализация фонды, шулай ук шәхси затлар катнашты.
«Без гуманитар ярдәмебезнең файдасы булыр дип өметләнәбез. Һәм безнең үтенечкә битараф калмаган, йөкне формалаштырырга ярдәм иткән республикабызның һәр кешесенә, һәр хәйриячесе һәм эшмәкәренә рәхмәт белдерәсебез килә», – дип искәртте ТР Дәүләт Советы депутаты һәм «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Татарстан төбәк бүлеге бүлеге башлыгы Руслан Шиһабетдинов.
Хасавюрт районы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Багаутдин Мамаев Татарстанның яшь гвардиячеләренә рәхмәт белдерде.
Адильотар авыл советы исеменнән дә гуманитар ярдәм өчен рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз