news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Молдовада татар композиторы Эльмир Низамовның әсәре беренче тапкыр башкарылачак

Композиторның әсәре Кишинёв шәһәрендә үткәрелүче XXVII Халыкара музыка фестивале кысаларында яңгыраячак.

Молдовада татар композиторы Эльмир Низамовның әсәре беренче тапкыр башкарылачак
архив/Рамиль Гали, infotag.md

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 9 июньдә Молдованың Кишинёв шәһәрендә камера музыкасы концертында танылган татар композиторы Эльмир Низамовның әсәре беренче тапкыр яңгыраячак. Концерт 4-9 июнь көннәрендә үтүче “Zilele Muzicii Noi” (Яңа музыка көннәре) дип исемләнгән ХХVII халыкара музыка фестиваль программасына кертелгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә композитор Эльмир Низамов хәбәр итте.

Фестивальнең оештыручылары: Молдованың композиторлар һәм музыка белгечләре берлеге, Сергей Лункевич исемендәге Милли филармония.

Фестивальнең оештыру максаты – заманча музыканы пропагандалау, музыка сөюче яңа буынны тәрбияләү. Быел да әлеге фестиваль елның көтеп алынган музыкаль чарасы булып тора.

Фестивальдә танылган татар композиторы Эльмир Низамовның да әсәре яңгыраячак. Аның әсәре Молдовада беренче тапкыр башкарыла. “Татар-информ” хәбәрчесе композиторның Молдовага ничек эләгүе турында сорашты.

“Россиянең композиторлар берлегендә яшьләр бүлеге бар, ул күп илләрдә төрле-төрле проектлар оештыра. Шул уңайдан, Молдовадагы фестивальгә минем әсәремне дә керттеләр. Россиядән минем һәм Мәскәү композиторларының әсәрләре тәкъдим ителәчәк. Россиянең композиторлар берлеге минем кыллы оркестр өчен DIXI дигән әсәремне алган, дөрес, мин аны күптән иҗат иткән идем. Аның иң беренче варианты саксофоннар өчен язылды, соңыннан оркестр өчен дә эшкәртелде. Әйтергә кирәк, әсәремне бик яратып кабул иттеләр, ул берничә җирдә куелды да. Бәлки, ошатканга күрә нәкъ шул әсәремне сайлаганнардыр. Кызганыч, әсәремне уйнаганнарын Молдовага барып тыңлый алмаячакмын, бар җиргә дә өлгереп булмый бит”, – диде Эльмир Низамов.

Молдовада танылып китә алу-алмау турында Эльмир Низамов үз фикерен әйтте: “Молдовада беренче тапкыр башкарылу минем өчен сынау кебек. “Тамчыдан күл җыела” – дип әйткән татар халкы. Әгәр дә минем әсәремне ошатсалар, мин бик шат булыр идем. Иң мөһиме, соңгы тапкыр булмасын. Минем музыкам яңа тыңлаучыларын таба алыр дигән өметтә калам”, – диде композитор.

“Татар-информ” хәбәрчесе халыкара фестивальнең оештыручылары белән элемтәгә керде.

Молдованың композиторлар берлеге рәисе Павел Гамурарь фестивальнең танылып китүенә басым ясады: “Фестивальнең популярлашып китүенә сөенеп туя алмыйбыз. Фестиваль кысаларында барлыгы сигез концерт: биш симфоник оркестр һәм өч камера музыкасы концертлары куелачак. Румыния, Испания һәм Канададан музыкантлар чакырдык”, – дип сөйләде ул.

“Әлеге фестивальдә яңгыраган хәзерге заман музыкасы турында сүз йөртсәк, ул классик музыка принципларына нигезләнә. Шул ук вакытта замана музыкасы яңа эстетик идеяләр, технологияләр, формаларны һәм яңа драматургияне алга чыгара. Ул музыкада Африка, Бразилия, Һиндстан һәм башка илләрдән кергән ритм бар”, – ди Павел Гамурарь.

Молдова композиторы Геннадий Чобану сүзләренчә, Молдова парламентында хәзерге вакытта Молдова республикасының мәдәни үсеше турында сүз алышу бара. “Стратегиядән кала, хәзерге заман сәнгатен һәм музыкасын үстерү өчен, махсус дәүләт программасы кабул ителергә тиеш дип уйлыйм. Документларда “замана сәнгатен алга чыгарырга кирәк” дигәндә, буш сүзләр әйткән кебек яңгырый.
Молдовада дан казанган композиторлар Молдовадан тыш та киләчәктә дәүләтнең мәдәни казанышы дәрәҗәсенә дә ия булырга мөмкин. Яңа Моцарт яки Бетховен чыксын өчен, әлбәттә, музыкантларны үстерергә кирәк. Элегрәк моның белән меценатлар шөгыльләнсә, хәзер бар өмет дәүләттә”, – дип белдерде Геннадий Чобану.

  • Фестивальнең оештырып җибәрүчесе – Молдованың композиторлар берлеге рәисе Павел Гамурарь.
  • Фестиваль беренче тапкыр 1991 елда уза.
  • Узган елларда фестиваль кысаларында 350 концерт оештырылган, 40 ил композиторының якынча 1400 әсәре яңгыраган.
  • Фестивальдә Германия, Россия, Румыния, Украина, Чехия, Куба, АКШ, Испания, Эстония, Латвия, Боливия, Франция, Бразилия, Молдова илләреннән композиторлар катнашып, танылу ала.
  • Яшь музыкантлар өчен фестиваль вакытында румын композиторлары тарафыннан ел саен мастер-класслар уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100