news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Молдовада бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба чыгаруны тыячаклар

Законны бозучылар штрафка тартылачак.

Молдовада бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба чыгаруны тыячаклар
Рамиль Гали/архив

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Молдовада 2021 елның 1 гыйнварыннан бер тапкыр кулланыла торган пластик савыт-саба сату һәм куллануны тыярга мөмкиннәр. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

Молдова парламенты матбугат хезмәтенә сылтама белән, moldovainform.md хәбәр итүенчә, Экология һәм төбәк үсеше парламент комиссиясе законның әлеге мәсьәләгә кагылышлы өлешенә үзгәреш һәм өстәмә кертү проектын хуплаган.

Законны бозучылар штрафка тартылачак. Физик затлар өчен штраф суммасы 4,5 мең лей (265 АКШ доллары чамасы), юридик затлар өчен - 12 мең лей (708 доллардан күбрәк).

Закон проекты буенча парламентта фикер алышу булачак һәм ул тавышка куелачак. Моңа кадәр депутатлар Молдовада киләсе елның 1 гыйнварыннан пластик пакетларны сату һәм куллануны тыю буенча закон проектын хуплаган булган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot