Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Татарстанда җепшек кар, буран һәм бозлавык көтелә
Татарстанда шимбә көнне, 14 февральдә, болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, җепшек кар явачак, көндез урыны белән явым-төшем көчәя.
Республиканың кайбер районнарында буран чыгуы һәм бозлавык барлыкка килүе ихтимал. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлектә җил исә, урыны белән җилнең тизлеге 15-20 метрга кадәр җитә.
Төнлә һава температурасы -3..-8 градус тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы 0..-5 градусны күрсәтәчәк. Юлларда урыны белән көчле бозлавык көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз