«Казанга мәхәббәт 2002 елда, Бөтендөнья татар конгрессына беренче тапкыр килгәч уянды. Икенче елын Бөтендөнья татар яшьләре форумына кайттык. Биредә беренче тапкыр татар мәдәниятен, туган телебезнең камил һәм гүзәл яңгырашын ишеттек.
Мин хәзер татар телендә иркен сөйләшә алам, ләкин телне өйрәнү җиңелләрдән булмады: Владимирда туган телне укытырга әзер булган укытучыны озак эзләдек. Мин үзем Азнакай районыннан килгән белгеч белән 7 ел дәвамында шөгыльләндем. Иң зур нәтиҗәләребезнең берсе – Владимир өлкәсендә дәүләт балалар бакчасы базасында беренче татар милли компонентлы төркем ачу булды. Балалар белән эшли башлагач, үз гаиләңдә дә шушы мохитне булдыргач, эшнең нәтиҗәлесе 5 тапкырга артты.
Мин 2005 елдан оешманың рәисе булып торам. 2017 елда без Татар милли-мәдәни автономиясе белән берләшеп, эшне бергәләп дәвам итәбез. Без хәзер яшьләр өчен генә түгел, бөтен яшьтәге милләттәшләребез өчен дә төрле мәдәни һәм иҗтимагый чаралар оештырабыз», – ди ул.
Төрле өлкәләрдә яшәүче һәм татар телен, мәдәниятен алга этәрергә тырышкан милләттәшләребезнең тәҗрибәсе һәм фикерләрен «Интертат» сайты өчен Зөлфия Шәвәлиева белеште.