news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөкаддәс Бибарсов урынына Рәсим Хуҗаәхмәтов Саратов мөфтие итеп сайланды

Мөкаддәс Бибарсов урынына Рәсим Хуҗаәхмәтов Саратов мөфтие итеп сайланды
Фото: ДУМ РФ, Мөхәммәд Кадеев (Мәскәү Ислам институты хезмәткәре)

Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы съезды узды. Төбәктәге дини оешмалар һәм өлкә нәзарәтенең Президиумы яңа мөфти сайлауда катнашты, үз оешмалары Уставының яңа редакциясен кабул итү өчен тавыш бирде. 32 ел дәвамында өлкә мөселманнары нәзарәтен җитәкләгән Мөкаддәс Бибарсов урынына Рәсим Хуҗаәхмәтов мөфти итеп сайланды. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгеннән Саратов өлкәсе нәзарәте документаль рәвештә дә Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте составында санала.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән съездда аның беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов сәлам һәм нәсыйхәт сүзләрен ирештерде. Саратов өлкәсе Диния нәзарәтенә нигез салучы мөфти Мөкаддәс Бибарсовка рәхмәт сүзләрен белдерде. Саратов өлкәсендә хәзер 57 мәчет, шәех Сәид мәдрәсәсе, хафизларын әзерләү үзәге, Нур-ТВ видеопроекты эшли.

Рәсим Мөхтәр улы Хуҗаәхмәтов Россиядә танылган дин эшлеклесе, ул дөньядагы мәшһүр “әл-Әзһәр” халыкара ислам университетында укыган. 2011 елда Столыпин исемендәге Идел буе дәүләт хезмәте академиясенең дәүләт һәм муниципаль идарә факультетын тәмамлаган. РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр Шурасы әгъзасы. 2022 елдан Болгар ислам академиясе магистранты. Моңа кадәр Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары һәм мәдрәсә директоры булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100