news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мохтаҗларга республикада көн саен 3 меңнән артык ризык җыелмалары таратыла

Мөхтәсибәтләр үткәргән хәйрия чараларында теләгән һәркем катнаша ала.

Мохтаҗларга республикада көн саен 3 меңнән артык ризык җыелмалары таратыла
dumrt.ru

(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Пандемия аркасында авыр матди хәлдә калуга һәм ябык булуга карамастан, Татарстан мәчетләре Рамазан ае барышында халыкның мохтаҗ катламнарына ярдәм күрсәтә. Республика имамнарының шәхси тырышлыгы белән һәм иганәчеләр ярдәме белән азкеремле кешеләргә көн саен уртача 3 меңнән артык ифтар һәм ризык җыелмалары таратыла. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда үз көчләре һәм иганәчеләр ярдәме белән «Кабан арты», «Салихҗан», «Гаилә», «Динислам», «Иман нуры», «Тынычлык», «Сәлах», «Мәрҗани», «Рәхмәтулла» кебек мәчетләр азык-төлек тулы пакетларны һәм ифтар ризыкларын тарата. 

Килеп туган санитар-эпидемиологик вазгыятьтә иминлекне саклау өчен ризыклар мохтаҗларга барлык саклык чараларын күреп өйгә китереп бирелә. Ризык җыелмаларының бәяләре 300 сумнан алып 1500 сумга кадәр төшә. 

Шулай итеп, Татарстан Республикасында гомумән алганда, VIII Республикакүләм ифтар, «Ярдәм» мәчетенең «Дорога жизни» дип аталучы хәйрия чарасы һәм имамнарның үз көчләре белән тормышка ашырылган хәйрия чараларын исәпкә алып, мөселманнар тарафыннан көн саен уртача 6 000нән артык мохтаҗга төрле ифтар ризыклары һәм азык-төлек җыелмалары таратыла. 

Мөхтәсибәтләр үткәргән хәйрия чараларында теләгән һәркем катнаша ала. Пандемия шартларында, азык-төлек алуга акчаларны банк карталарына җибәрү юлы белән кабул итү оештырылган

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100