news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зәкят» хәйрия фонды бу атнада мохтаҗларга өч тонна яшелчә тараткан

Гошер — сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды гошер сәдакасын таратуны дәвам итә. Бу атнада 3 тонна яшелчә Татарстанның Чирмешән (Лашман авылы) һәм Балтач районы мөхтәсибәтләре тапшырды.

ТР Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, бәрәңге, кабак, чөгендер, кәбестә, кишер һәм кабачки күпбалалы, аз керемле гаиләләр һәм авыру кешеләргә — барлыгы 80 гаиләгә өләшенде. Акция дәвам итә. 

Казанда гошерне Нәзарәт карамагындагы «Зәкят» хәйрия фонды кабул итә һәм тарата. Фондта меңнән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора. Аларның барысына да — күпбалалы, тулы булмаган, азкеремле, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә — гошер тапшырылачак, диелә хәбәрдә.

Гошер — сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт.

Татарстанда 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда –1109,5 тонна, 2020 елда якынча 1000 тонна гошер сәдакасы җыеп таратылган иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100