news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мохтаҗ әби-бабайларга күзгә операция ясауга хәйрия акчалары ярдәмгә килә
1 октябрьдә республикада “Күрергә ярдәм ит” дигән акциягә старт бирелә
Скопировать ссылку
(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). 8 октябрьдә Казанның Татар зиратында республиканың элекке сәламәтлек саклау министры (1969-1989 елларда) Иршат Мөхетдинов каберенә таш куелачак. Татарстанның сәламәтлек саклау тармагын 2 дистә ел дәвамында җитәкләгән бу шәхеснең авыл җирендә сәламәтлек саклауны үстерүгә биниһая өлеш кертүе дә мәгълүм. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфинә Голубева сүзләренә караганда, таш ачылу министрлыкның Өлкәннәр көне уңаеннан уздыра торган чараларының берсе булачак. Бу көннәрдә шулай ук республиканың дәвалау учреждениеләрендә медицина тармагы ветераннары белән очрашулар оештырыла.
Моннан тыш, 1 октябрьдә министрлык “Күрергә ярдәм ит” дигән акциягә старт бирә. Аның барышында хәйриячеләрдән җыелган акчалар яшәү минимумыннан түбән пенсия алучы һәм ялгыз яшәүче картларның күзенә катарактаны дәвалау операциясе ясауга тотылачак. Руфина Голубева сүзләренә караганда, бүген республикада мондый төр күз авыруы булган өлкән гражданнарның 1,5 меңе учетта тора. “Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына шундый түләүсез операцияләр дәүләт акчалары исәбенә ясала. Ә өлкән яшьтәгеләр өчен мондый операцияләр ясауга хәйрия акчалары ярдәмгә киләчәк”, - ди министр урынбасары.
1 октябрьдә шулай ук ветераннарны ишетү аппаратлары белән тәэмин итү буенча Югары Ослан районында кабул итүләр оештырылачак. Министр урынбасары сүзләренә караганда, узган ел дәвамында 14 районда шундый 19 кабул итү оештырылган булган. Нәтиҗәдә, 399 инвалид ишетү аппаратлары белән тәэмин ителгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2