Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мохтәрият 2004 елга йомгак ясый
Мохтәрият 2004 елга йомгак ясый
(Санкт-Петербург, 27 декабрь, “Татар-информ”, Галия Теләшова). Бу көннәрдә Санкт-Петербург татар милли-мәдәни мохтәрияте үзенең активистларын утырышка җыйды. 50дән артык кеше катнашкан җыелыш бәйрәмчә тантаналы һәм дустанә җылы атмосферада үтте.
Кыска, әмма бик эчтәлекле чыгыш белән мохтәрият рәисе, академик Наил Гусуп улы Кикичев чыкты. Ул 2004 елда башкарылган мохтәрият эшләренә йомгак ясады. Хисап чыгышының төп өлешендә ул узып барган елда үткәрелгән Ленинградның фашист илбасарларыннан тулысынча азат ителү датасын һәм Ватанны саклаучылар көнен билгеләү, Җиңү көнендә Ватан-Ана һәйкәленә чәчәкләр һәм веноклар салу, Сабан туен бәйрәм итү кебек истә калырлык чараларга тукталып үтте.
Мохтәрият җитәкчелеге һәм активистлары өчен агымдагы елда үзләренең офисын ачу да билгеле бер казаныш санала. Аны ачуда татар эшкуарларыннан Ш.Акбулатов, Ю.Локманов, Р.Исмәгыйлев, Р.Мәһдиев һәм Р.Мещеровларның матди ярдәме зур булды. Шәһәр һәм өлкәдәге татар җәмгыятьләре эшендә Татарстан Республикасының Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге Шамил Әхмәтшин җитәкчелегендәге даими вәкиллеге зур роль уйный.
Яңа офиста эшләр дә гөрләп башланып китте: татар телен һәм гарәп графикасы нигезендә иске татар телен өйрәнү курслары ачылды, медицина һәм хокук буенча бушлай консультацияләр бирү эше җайга салынды, кызыклы шәхесләр белән очрашулар оештырылды, өлкәнең “Изге юл” (Тосно), “Дуслык” (Всеволожск), “Гаилә” (Луга) һәм “Юлдаш” (Гатчина) милли-мәдәни җәмгыятьләре белән дустанә элемтәләр урнаштырылды. Шулай да иң истә калганы – Кронштадтка һәм андагы татар “Татулык” җәмгыятенә 300 ел тулуны билгеләп үтү чарасы булгандыр. Күптән түгел генә мохтәрият офисында Ленинград өлкәсенең сәүдә палатасы рәисе, профессор Рәшит Исмәгыйлев эшкуарлар белән татар халкының телен, мәдәниятен тергезү һәм аның дөрес тарихын ачыклау юнәлешендә алып барылган хәйрия ярдәме һәм меценатлык эшен тагын да киңрәк җәелдереп җибәрү турында эшлекле очрашу үткәрде. Ә вәкаләтле вәкил Ш.Әхмәтшин анда Санкт-Петербургның Казанга 1000 ел тулуга багышланган чараларында катнашу планы белән таныштырды.
Мохтәрият утырышында Ш.Әхмәтшин Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең петербурглыларны Яңа ел белән котлаган, аларга иминлек һәм өлкәнең чәчәк атуын теләгән телеграммасын укыды.
Мохтәриятнең бер төркем активистларына 2004 ел нәтиҗәләре буенча Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.
Очрашу программасында “Шатлык” һәм “Ак калфак” үзешчән сәнгать коллективларының концерты да каралган иде. Консерваториянең 5нче курс студенты Даниил Соколов чыгышлары, гадәттәгечә, тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды. Кичәдә татар халык җырлары һәм Рөстәм Яхинның романслары башкарылды.
Йомгаклап әйткәндә, Санкт-Петербург татар милли-мәдәни мохтәрияте үткән елда сизелерлек нәтиҗәләргә иреште, Татарстан Республикасы белән Ленинград өлкәсенең татар милли-мәдәни җәмгыятьләре арасындагы багланышларын ныгытты, шәһәр һәм өлкә хакимиятләре белән элемтәләрен җанландырып җибәрде. Хәзер Татар милли-мәдәни мохтәрияте 2005 елга эш планы төзү белән мәшгуль.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз