Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Могҗиза» театр студиясе дүртенче сезонын япты
Тинчурин театры каршында эшләп килүче мөмкинлекләре чикләнгән балаларның «Могҗиза» театр студиясе «Миһербанлык» спектакле белән үзенең дүртенче сезонын япты. Бу хакта Тинчурин театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Әлеге фэнтези тормыш авырлыкларын җиңәргә, калыпларга буйсынмый үзең теләгәнчә эшләргә һәм хыялларны тормышка ашыру хакында», – дип сөйләде «Могҗиза» студиясе кураторы Зөлфия Бәшәрова.
Спектакльдә дүрт бала – Анель, Алсу, Айрат һәм Әмир интернет челтәрендә “Ялкынлы шәһәр” уенында танышып, якын дусларга әйләнәләр. Әмма, ни кызганыч, тормышта берсенең генә дә чын дусты юк. Төрле язмышлы, тормыш авырлыкларыннан интернет дөньясына чумган балаларны, кинәт кенә ут бетү яшәешкә чыгара.
Фантастик әкиятнең авторы – Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов, режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Спектакль «Во благо вместе» инициатив төркеме җитәкчесе Альбина Сәлимгәрәева ярдәмендә әзерләнде.
Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов инициативасы белән 2019 нчы елның язында оеша. Биредә физик мөмкинлекләре чикле балалар сәхнә серләрен үзләштерәләр.
Театр студиясе оешканда бирегә 7 бала йөрергә теләк белдергән булса, бүген бу сан 15 кә җиткән. “Могҗиза”ның тагын бер үзенчәлекле ягы шунда: укытучылар балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз