news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөгезле эре терлек асраучылардан субсидияләргә гариза һәм документлар кабул ителә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарның чыгымнар өлешен каплауга 2026 елның 18 маеннан 29 маена кадәр гаризалар кабул итү турында хәбәр итә.

Бу хакта министрлыкның рәсми сайтында мәгълүмат бирелә.

Бер баш товар танасы һәм бер мәртәбә бозаулаган бер баш тана сатып алуга – 80 мең сум;

бер баш нәселле тана һәм бер мәртәбә бозаулаган бер баш нәселле тана сатып алуга – 90 мең сум;

бер баш товар үгезен сатып алуга 35 мең сумга кадәр субсидия каралган.

Документлар «Минем субсидияләр» («Мои субсидии») системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.

Мәгълүматны ачыклау өчен элемтә телефоны: 8(843) 221-76-88 (8801) Галимҗанова Рамилә Риф кызы.

Документлар исемлеген алу өчен түбәндәге сылтама буенча узарга кирәк: https://agro.tatarstan.ru/podderzhka-lph-na-priobretenie-tovarnogo-i.htm

news_right_1
news_right_2
news_bot