Мин, Нурлат шәһәрендәге Советлар Союзы герое Михаил Сергеев исемен йөрткән гимназиядә балаларга математикадан белем бирәм. Укытучы булуым белән горурланам. Укытучы хезмәтенә мәхәббәт һәм хөрмәт минем балачагымнан ук килә, педагоглар династиясенең 4нче буын вәкиле булам. Династиябезнең тулаем хезмәт стажы 300 елдан артык. КФУның Физика институтында белем алганда, укытучы булу теләгем бермә-бер артты гына. Максатчан укыту программасы стипендиаты буларак, 5 ел дәвамында 15 мең сум стипендия алдым.
Яшь белгечләргә республика программаларында катнашып, максатларын тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр гаять күп. Быел үзем дә грантка ия булдым. Үткән уку елында мин 32 сәгать математика укыттым. Бу күрсәткеч әлеге фән педагогларының никадәр кирәк булуын ачыктан-ачык күрсәтә. Статистика үзе дә мәктәпләрдә яшь укытучылар аз булуын дәлилли. Укытучыга тәкъдим ителгән мөмкинлекләр, финанс ярдәмнәр, әлбәттә, бик мөһим!
Укытучы нинди генә үз эше остасы булмасын, аңа чиксез катгый таләпләр куела. Бүгенге көндә, көн кадагында булган: чиктән ашкан мониторинг, хисап, төрле мәйданнарда теркәлүләр укытучының балаларга сарыф итәсе вакытын ала. Укучылар белән эшләргә вакыт бик аз кала. Мөгаллим вакытын ул бюрократизмга исраф итмичә, бала өчен файдаланса, күпкә яхшырак булыр иде. Югары хезмәт хакы да укытучының өстәмә эшләвенә бәйле булмыйча, төп педагогик ставкасыннан бәяләнсә, тагы да әйбәтрәк булыр иде. Әлбәттә, укытучының җәмгыятьтә биләгән урынын, аның һөнәри казанышларын күрә белү дә безгә өстәмә көч өсти, ди ул.
Педагогик хезмәткәрләрнең август конференциясендә яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Юлай Низаев язды.