Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Могҗизалар кыры“ Әгерҗе шәкертләренең дини белемен сынады
Мәчеттә Якубовичның "Могҗизалар кыры"ндагы әйләнә торган рулетка һәм шакмаклы такта пәйда булгач, кызыксыну тагын да артты.
(Әгерҗе, 4 апрель, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). “Могҗизалар кыры“ Әгерҗе шәкертләренең дини белемен сынады. Әгерҗе районы Кырынды җирлегендәге Төрдәле мәчетендә олысы-кечесе дин сабагы өйрәнә, Коръән укый алучылар да шактый биредә. Бу дини кичә дә белемнәрне тикшерү, белгәнне ныгыту, онытканны искә төшерү максатыннан оештырылган иде, дип яза "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы.
Кичәнең беренче өлешендә викторина сорауларына балалар да, олылар да, ярыша-ярыша җавап биреп, ислам дине нигезләре буенча белемнәре бай булуын күрсәттеләр. Әле күптән түгел Әгерҗенең “Нур“ мәчетендә узган бәйгедә кызлар арасында беренче урынны алган Исламия Сәлимгәрәева бу юлы да байтак сорауларга дөрес җавап бирде. Олылар арасында иң күп җавап бирүчеләр булып Зөлфирә Ахунова, Рәмзия Гайнетдинова, Сәлия Сөләйманова танылды.
Икенче өлештә кичәдә катнашучыларны чын сюрприз көтә иде. Мәчеттә Якубовичның “Могҗизалар кыры“ндагы әйләнә торган рулетка һәм шакмаклы такта пәйда булгач, кызыксыну тагын да артты. Катнашучылардан Коръәнне, хәдисләрне һәм мәзһәбләрне төгәл белү соралды. Финалда уенчы Илгиз Якуповның җиңүе, башка авыллардан аермалы буларак, Кырынды җирлегендә ир-атларның да дини белемгә күбрәк омтылуларын күрсәтте, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз