news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөфтияттә хәзерге заманда мәчетләр төзүнең төп нигезләре буенча фикер алыштылар

Мөфтияттә хәзерге заманда мәчетләр төзүнең төп нигезләре буенча фикер алыштылар
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

10нчы июльдә, Галиев мәчетендә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасында мәчетләр төзүнең һәм гыйбадәт бүлмәләре булдыруның төп нигезләренә кагылышлы сораулар буенча киңәшмә узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге чарада Мөфти урынбасарлары, Нәзарәтнең аксакаллары һәм казыйлар, «Диния Нәзарәте вакыфы» фонды, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре һ.б. катнашты. Түгәрәк өстәлне мөфтият оештырды.

Җыелыш барышында катнашучылар Татарстанда хәзерге мәчетләрне төзүнең төп нигезләре буенча көн кадагындагы сорауларны уртага салып сөйләште. Утырышка килгән белгечләр республикада мәчетләрнең архитектурасы, тышкы кыяфәте (бизәләше), әйләнә-тирәсе, тәэмин ителеше, шулай ук гыйбадәт бүлмәләрен (мүсаллә) булдыру һәм файдалану буенча фикер алышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot