news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөфтияттә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Очрашуда Татарстан Диния нәзарәте казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов һәм имам-активистлар катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзрәтләр сугышчылар янына командировка белән бару, гуманитар ярдәм җыю, алгы сызыкта чираттагы блиндаж мәчет ачу мәсьәләләре буенча фикер алышты. Марат хәзрәт Мөфтигә махсус хәрби операция зонасына оештырылачак сәфәргә әзерлек барышы һәм бу эштә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләренең актив катнашуы турында сөйләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot