news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөфтиятнең Балык Бистәсе мөхтәсибәте махсус операцияга «Нива» автомобиле тапшырды

Мөфтиятнең Балык Бистәсе мөхтәсибәте махсус операцияга «Нива» автомобиле тапшырды
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Балык Бистәсе мөхтәсибәте мөселманнары Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга махсус операция зонасына җибәрү өчен «Нива» автомобиле сатып алган. Аерым алганда, машина Сабакай авылы мәхәлләсе акчасына юллап алынган. Мәчетнең имам-хатыйбы Юныс хәзрәт Хөсәенов һәм аның ярдәмчесе Фәрит Садриев, техник Зөфәр Мингалиев бу эштә башлап йөргән. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар имам-мөхтәсиб Рамазан хәзрәт Хисаметдинов җитәкчелегендә автомобильне Татарстан мөфтиятенә китереп китте. Машина сугышчыларны госпитальгә алып бару, азык-төлек, су, медикаментлар илтү өчен каралган. Якын арада машина махсус операция зонасына озатылачак.

Моңа кадәр Татарстаннан мобилизацияләнгәннәргә ярдәмгә Сабакай мәхәлләсе көче белән «Урал» мотоциклы һәм 2 бензин генераторы сатып алынды һәм махсус операция зонасына озатылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot