news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөфти ветеран-имам Харис хәзрәт Салихҗанны юбилее белән котлады

Мөфти ветеран-имам Харис хәзрәт Салихҗанны юбилее белән котлады
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның “Хәтер” мәчете имам-хатыйбы, Бөек Ватан сугышы ветераны Харис хәзрәт Салихҗан белән очрашты.

Мөфти мөхтәрәм хәзрәтне 95 яшьлек юбилее белән тәбрикләп, аңа рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Сезгә ислам диненең асыл кыйммәтләрен таратуда куйган тырышлыкларыгыз, Ватаныбыз иминлеге өчен кылган бәяләп бетергесез батырлыкларыгыз, милләтебез файдасына китергән игелекләрегез, яшь буында туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләгәнегез өчен шәхсән үземнән, Татарстанның барлык хәзрәтләре һәм Диния Нәзарәте исеменнән ихластан рәхмәт белдерәм!”, – диде мөфти. 

Юбиляр үз чиратында олылап зур хөрмәт күрсәткәннәре өчен Нәзарәткә, мөфти Камил хәзрәткә тирән ихтирам, рәхмәтләрен белдерде. Тормышның ачысын-төчесен, сугыш елы авырлыкларын күргән мөхтәрәм аксакал хәзрәт дини күтәрелеш, мәчетләрне сафка бастыру, мәгариф һ.б. мәсьәләләргә караган хатирәләре, матур истәлекләре белән бүлеште.

news_right_1
news_right_2
news_bot