news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөфти урынбасары Ришат Хәмидуллин: «Изге Болгар җыены-2025» — дини яктан көчлерәк булачак

Мөфти урынбасары Ришат Хәмидуллин: «Изге Болгар җыены-2025» — дини яктан көчлерәк булачак
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Ел саен үткәрелә торган «Изге Болгар җыены» мөселманнар съезды быел 18 майда узачак. Чара «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында булачак. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

«Ниһаять, янәдән шушы күренекле дата җитеп килә. Халык аны ел саен көтеп ала. Бүгенге заманда ялганлап язучы тарихчылар да бар. Ә бу чара — тарихи кыйммәтләрне сакларга да ярдәм итә. Быел без программага да үзгәрешләр керттек. «Изге Болгар җыены-2025» — дини яктан көчлерәк булачак. Вәгазьләр күп яңгыраячак, мөнәҗәтләр акапеллага башкарылачак, музыкасыз. Моны узган елларда халык та сораган иде. Танылган вәгазьчеләрне чакырдык», — диде ТР мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары Ришат Хәмидуллин.

Җыенның төп вакыйгасы булган тәүбә намазы Болгар шәһәрчегенең Кече манарасы янында оештырылачак. Оештыручылар ассызыклавынча, башлангычның күпьеллык илһамчысы — Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин дә биредә намаз укыячак.

Фоторепортаж: Рамил Гали
news_right_1
news_right_2
news_bot