news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти урынбасары: Дини уку йортларында уку түләүле булу гадәти күренеш дип саныйм

Татарстан мөфтие урынбасары, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин дини уку йортларында уку түләүле булу гадәти күренеш, дигән фикердә. Бу турыда ул дини уку йортларының финанс проблемаларына багышланган түгәрәк өстәлдә әйтте.

«Мәгариф системасына үзенә акча эшләве авыр. Без тырышабыз, тик дини уку түләүле булырга тиешме дигән темага төрле фикерләр бар. Дини уку түләүле булса, бәрәкәте бетмәсме, ул бушка булырга тиеш, диючеләр бар. Мин түләүле булу гадәти күренеш дип саныйм. Россия ислам институтында уку елына 30-40 сум тора. Бер айга бүлсәк, ул бик аз. Күп дип әйтүчеләр бар, тик сүз профессиональ белем турында бара. Мәдрәсәләр һәм уку йортлары профессиональ белем учагы булып тора. Дини белем аласы килгән очракта, мәчетләр каршындагы курсларга барып, ул белемне алырга мөмкин», – дип аңлатты ул.

«Мөхәммәдия» директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мәдрәсәдә быелдан түләүле бүлекләр булдыру тәҗрибәсе турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100