Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин: Күпполярлы дөнья инде бар, аны Аллаһы Тәгалә булдырган
Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин дөньяның Аллаһы Тәгалә тарафыннан күп полярлы итеп яратылуын әйтте. Мөфти «Россия - Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышында катнаша. Утырыш Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форум кысаларында уза.
Мөфти Коръәннән аять китерде. «Күпполярлы дөнья инде бар. Аны Аллаһы Тәгалә булдырган. Без бу полюсларны якынлаштырырга тиеш. Һәрберебез, шәхес буларак, бу дөньяның бер полюсы. Һәр халык, милләт - барысы да полюслар», – диде ул.
Мөфти сүзләренчә, изге законнар һәм тәртип бозылмасын өчен тормыш нигезендә рухи-әхлакый кыйммәтләр булырга тиеш. «Кешеләр кеше булып калырга тиеш. Көч кулланып һәм мәҗбүриләп башкаларны үз карашларына ышандырырга тиеш түгел. Сәхабәләр һәм пәйгамбәрләргә дә бу рөхсәт ителмәгән», – диде ул.
Ул Палестина җирлегендә килеп чыккан конфликтның күңелләргә авырлык китерүен әйтте. «Конфликт нигезендә Палестина халкына булган гаделсезлек ята», – диде ул. Бу хәрәкәттә варвар ысуллары кулланылуын һәм меңләгән кешеләрнең гомере өзелүен ассызыклады.
«Дөнья кайнап торганда халыклар, илләр – барыбыз да тынычлыкны саклап калу өчен өлеш кертергә тиеш. Конфликтка кергән якларны хәрби хәрәкәтне туктатырга өндәүне үзебезнең бурыч дип саныйбыз», – диде мөфти.
Ул изгелек кылуда ярдәмләшергә, берләшергә, ә гөнаһ кылганда берләшүдән куркырга кирәклеген аять белән дәлилләде.
«Традицион конфессия вәкилләре белән бергә илебезнең, Россия халкының тынычлыгын, бердәмлеген, суверенлыгын саклау өчен киләчәктә дә үз өлешебезне кертәчәкбез. Без бергә барлык сынауларны узарбыз», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз