news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөфти Тәлгать Таҗетдин Россиядә иң популяр мөселман исемнәрен атады

Россиядә мөселманнар арасында яңа туган малайларга еш кына Мөхәммәд, Гомәр, Госман һәм Али исемнәрен кушалар. Кызларда Хәдичә һәм Гайшә исемнәре аеруча популяр. Бу хакта РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин сөйләгән.

Мөфти сүзләренчә, ата-аналар еш кына улларына Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм аның сәхабәләре, шул исәптән Әбу-Бәкер, Гомәр, Госман һәм Али хөрмәтенә аларның исемнәрен кушалар. Шул ук вакытта төрле халыкларның туган телләрендәге традицион исемнәр дә популяр.

Хатын-кыз исемнәре арасында Таҗетдин Хадичә һәм Гайшәне аерып әйтте һәм киң таралган исемнәр исемлеге күпкә киңрәк булуын билгеләп үтте.

Мөфти шулай ук балага исем сайлаганда ата-аналарның исемнең яңгырашын гына түгел, ә мәгънәсен исәпкә алуы мөһим, дип ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, гаиләләр исем кушу йоласына килгәндә, дин әһелләре аларга сайланган исемнең мәгънәсен аңлата. Таҗетдин фикеренчә, исем кешенең язмышына йогынты ясый ала, шуңа күрә исем сайлау эшенә аңлы рәвештә якын килергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot