news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөфти Тәлгать Таҗетдин II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде

Мөфти Тәлгать Таҗетдин II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Россия Президенты Владимир Путин карары белән баш мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Җәмгыятьнең рухи һәм әхлакый яңарышына, милләтара тынычлыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән Тәлгать Таҗетдиновны — баш мөфти, мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте рәисен бүләкләргә», — диелә хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыккан документта.

Мөфти Тәлгать Таҗетдин Россиянең иң өлкән мөфтие булып тора. Ул 1948 елның 12 октябрендә Казанда туган. 1973 елда Бохарада «Гарәп дөньясы» мәдрәсәсен, 1978 елда Каһирәдә «Әл-Әзһәр» Мисыр ислам университетының гомуми дин факультетын тәмамлый.

1990 елның маенда СССР мөселманнары диния нәзарәте башлыклары киңәшмәсендә Тәлгать Таҗетдин СССР мөселман оешмаларының халыкара элемтәләр идарәсе рәисе итеп сайлана. Хәзер Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәтен җитәкли.

news_right_1
news_right_2
news_bot