Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөфти: Шәүвәл ае уразасы - нәфес белән көрәшүне дәвам итү өчен менә дигән форсат
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ураза гаете вәгазендә мөселманнарны Рамазан аеннан соң килүче Шәүвәл аеның мөһимлеге һәм татар халкы өчен бу айның тарихи әһәмияте турында искәртте.
Мөфти үзенең чыгышында Шәүвәл ае уразасының зур савапларга ия булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, бу –нәфес белән көрәшүне дәвам итү өчен менә дигән форсат. Камил хәзрәт, Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисенә таянып, Рамазаннан соң тотылган алты көнлек уразаның кыйммәтен аңлатты.
«Рамазан бәйрәменнән соң алты көн ураза тоткан кеше ел буе ураза тоткан савабына ирешер. Чөнки «хәерле гамәл кыла торган кешегә кылган гамәленнән ун тапкырга артыграк әҗер ирешер», – дип китерде мөфти Мөслим һәм Тирмизи җыентыкларындагы хәдисне.
Дин башлыгы шулай ук бу алты көнлек уразаны гаеттән соң тоташтан да, ай дәвамында аерым-аерым көннәрдә дә тотарга рөхсәт ителүен искәртте.
Мөфти үз мөрәҗәгатендә дини мәсьәләләр белән беррәттән, милли тарихыбызга да тукталды. Ул Шәүвәл аеның татар халкы өчен аерым истәлекле вакыйга белән бәйле булуын билгеләп үтте. Камил хәзрәт сүзләренчә, һәр елны Шәүвәлнең 13нче көнендә милләтебез Хәтер көнен билгеләп үтә. Татарстан мөфтие халкыбызның азатлыгы өчен шәһит киткән барлык батырларны онытмаска һәм бу көнне аларның рухына дога кылырга чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз