news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөфти Сәмигуллин Татарстан халкын Изге Болгар җыенына чакырды

Мөфти Сәмигуллин Татарстан халкын Изге Болгар җыенына чакырды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республикада яшәүче барлык диндәшләрне Изге Болгар җыенына Болгарга чакырды. Тантаналы чара 19 майда узачак. 9:00 сәгатьтә башланачак.

«Биредә беренче тапкыр ирле-хатынлы парлар арасында хаҗга 3 гаилә юлламасы уйнатылачак. Һәр юллама – 2 кешегә. Катнашу өчен төп шарт – бирегә ирең/хатының белән бергә килергә һәм бушлай уйнату билеты алырга», - дип яза Сәмигуллин үзенең телеграм-каналында.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр итүләренчә, әлеге акция мөселман җәмәгатьчелеге игътибарын гаилә кыйммәтләренә юнәлтергә, аларны популярлаштырырга ярдәм итәчәк. Шулай ук бу Татарстан мөселманнары тормышындагы төп вакыйгаларның берсенә икәү бергә килгән гаилә парларын хөрмәтләү чарасы булачак. Моннан тыш акция мөселманнарны киләчәктә гаилә корырга һәм ир белән хатын арасында җылы мөнәсәбәтләр булдырырга мотивацияләячәк. Чара һәм юллама уйнату турында тулырак мәгълүматны оешманың рәсми сайтында карарга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot