news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти шәех Равил Гайнетдин Удмуртиядәге фаҗигагә бәйле кайгы уртаклашты

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Удмуртиядәге мәктәптә булган фаҗигагә бәйле кайгы уртаклашты. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда яза.

«Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм безнең бөтен дин әһелләребез исеменнән Ижевскида атыш вакытында балаларын югалткан ата-аналарның кайгысын уртаклашам. Бу фаҗига барлык ватандашларыбызның йөрәгенә үтеп керде, беркемне дә битараф калдырмады. Без гаепсезгә үтерелгәннәр өчен дога кылабыз. Шулай ук Аллаһы Тәгаләдән һәлак булганнарның ата-аналарына һәм барлык якыннарына юаныч, җәрәхәтләнүчеләрнең барысына да савыгу, мондый шартларда зыян күрүчеләр белән эшләүчеләргә рухи көч бирүен сорыйбыз», – диелә кайгы уртаклашу хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100