Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөфти Равил Гайнетдин православие христианнарын Раштуа белән котлады
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин православие христианнарына Раштуа белән котлау юллады. Аның котлавы Россия мөфтиләр шурасы сайтында чыккан.
«Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Халыкара мөселман форумы секретариаты исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән барлык православие христианнарын чиркәү календаре буенча төп тантаналарның берсе — Гайсә пәйгамбәр туу көне (аңа тынычлык булсын!) — Раштуа башлану белән чын күңелдән котлыйм! Бәйрәм уңаеннан бүген Сезгә җибәрелгән барлык котлау һәм изге теләкләргә хөрмәт белән чын күңелдән кушылам һәм тынычлык, нык сәламәтлек һәм күп елларга иминлек теләкләремне кабул итүегезне сорыйм», – диелгән котлауда.
Шулай ук мөфти ислам дөньясы илләре белән диалог һәм хезмәттәшлекне үстерүгә һәм ныгытуга, шулай ук уртак Ватаныбызда, Россиядә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә юнәлдерелгән Рус Православие чиркәвенең игелекле тырышлыкларына тирән рәхмәт белдерә, диелгән котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз