Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Меценат Рәшит Баязитов вафат
РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин меценат Рәшит Баязитов вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы җиткерә.
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үземнең исемнән меценат, хәйрияче Рәшит Баязитов вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашам, дип тапшыралар текстта аның сүзләрен.
Мәрхүм кардәшебезнең Ислам динен һәм аның традицияләрен торгызуга керткән өлеше гаять зур. Ул тарихка күп санлы мәчетләр һәм мәдрәсәләр, дини һәм күптөрле дин комплексларын төзүче буларак кереп калды. Ул үзеннән соң кешеләр файдасына калдырып киткән бөтен нәрсә сәдака булып тора, моның өчен ул үлгәннән соң да савап алачак.
Аллаһ Тәгаләдән ихластан хөрмәт иткән кардәшебезнең җанын кабул итүен, аны кичерүен, барлык изге эшләрен кабул кылуын һәм Кыямәт көнендә аны җәннәткә алып керүен сорыйбыз. Мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз