news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти шәех Равил Гайнетдин Касыйм шәһәрендә Сөембикә һәйкәлен ачуда катнашачак

9-11 июнь көннәрендә Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләте халыкларының ислам динен рәсми кабул итүенә 1100 ел тулу һәм Касыйм шәһәренә нигез салынуның 870 еллыгы кысаларында мәдәни һәм фәнни чаралар узачак.

Быел шулай ук Касыйм ханлыгына нигез салынуга 570 ел тула. Россия Мөфтиләр шурасы шул хакта хәбәр итә.

Чарада Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Мөфти шәех Равил Гайнетдин катнашачак. Аның тәкъдиме белән Идел буе Болгар дәүләте халыкларының рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы 2022 елда федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелә. Шулай ук Касыйм җирендә җирләнгән XVI гасыр ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл дә Равил Гайнетдин тәкъдиме белән булдырылды, диелә хәбәрдә.

Чаралар программасыннан күренгәнчә, биредә 9 июнь көнне «Мөхлисә Буби укулары» VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узачак. 10 июньдә Сөембикә скверында Сөембикә ханбикә һәйкәлен ачу тантанасы үтәчәк. Шулай ук шушы көнне Хан мәчетендә җомга намазы үтәчәк һәм Мөфти шәех Равил Гайнетдин вәгазьләр укыячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100