news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөфти шәех Равил Гайнетдин Кариев театрында иҗади очрашу уздыра

Мөфти шәех Равил Гайнетдин Кариев театрында иҗади очрашу уздыра
Фото: оештыручылар тәкъдим итте

Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин Казанда «Мөнбәр һәм сәхнә: йөрәккә мөрәҗәгать итү сәнгате» дип аталган иҗади очрашу уздыра. Әлеге очрашу «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивале кысаларында оештырыла, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

Бу очрашу актерларны, режиссерларны, сценаристларны, театр мәктәпләре һәм студияләре вәкилләрен, Казан дәүләт мәдәният институты студентларын һәм Татарстан Республикасының башка мәдәният эшлеклеләрен берләштерәчәк. Әңгәмәнең төп темасы - заманча сәнгатьнең рухи миссиясе, иҗат кешесенең тамашачы һәм җәмгыять алдында җаваплылыгы.

Очрашуның исеме мөнбәр белән сәхнәнең гавами сүз киңлеге буларак эчке туганлыгын бәян итә. Дини вәгазь дә, театр сәнгате дә турыдан-туры кеше йөрәгенә мөрәҗәгать итәргә, әхлакый фикерләүгә өндәргә сәләтле. Шул ук вакытта мондый мөрәҗәгатьнең көче сөйләүченең осталыгыннан гына түгел, аудиториягә тапшырыласы рухи эчтәлеккә дә бәйле.

Очрашу өчен Кариев театры залы сайланган. Бу символик мәгънәгә ия, ди оештыручылар. Чөнки татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариев мәдрәсәдә укыган һәм Ислам традицияләрен яхшы белгән.

Равил Гайнетдин очрашуда дин һәм сәнгать мөнәсәбәтләренә карашы һәм шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

Аның театраль белем алуы да билгеле, ул Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтын тәмамлаган. Равил Гайнетдин Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов белән якташлар һәм аларны туганлык җепләре дә бәйли.

Очрашу 5 сентябрьдә 12.00 сәгатькә билгеләнгән.

Чарага керү ирекле. Әмма урыннар саны залның сыйдырышлылыгы белән чикләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot