news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Шәех Равил Гайнетдин Фәрит Фарисовны «Хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләде

https://avtonomiya.tatar/

Мөфти Шәех Равил Гайнетдин Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары, Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Фарисовны Россия мөселманнарының югары бүләге белән бүләкләде. Бу хакта мохтариятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия Федерациясе мөселман өммәтенә күпьеллык актив хезмәт итүе, милли традицияләрне һәм кыйммәтләрне популярлаштыруга, Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни мохтарияте үсешенә зур өлеш кертүе өчен», диелгән Россия мөселманнарының дини лидеры карарында.

Бүләкләү тантанасы башкаланың Татар мәдәни үзәгендә узды. Мөфти шулай ук төбәк хакимияте вәкилләре, татарларның төбәк милли-мәдәни мохтариятләре башлыклары һәм Мәскәү татарлары мохтарияте активистларын да бүләкләде. Аларның тырышлыгы белән татар мәдәниятен һәм дини мирасын саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән күпсанлы проектлар гамәлгә ашырылды.

Ханты-Манси автономияле округы губернаторы урынбасары Азат Ислаев, «Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Эдуард Йосыпҗанов, «Сахалин өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарияте» иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Зәкия Вәлитова, Омск өлкәсенең «Мәдәният» Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте иҗтимагый оешмасы советы рәисе Радик Миңнеханов Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнде.

Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты Югары идарә мәктәбе факультеты деканы Гөлназ Кадыйрова, Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни мохтарияте активистлары Наилә Шәмиева, Асия Баткаева, Тимур Сабиров, Илдар Мөхәммәтҗанов Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең «Рухи бердәмлек өчен» медале белән билгеләп үтелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100