Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мөфти шәех Равил Гайнетдин Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең югары бүләгенә лаек булды

Мөфти шәех Равил Гайнетдин кешелеклелек кыйммәтләрен таратканы өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең югары бүләгенә лаек булды. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе телеграм-каналы хәбәр итә.
Әлеге бүләк күренекле дин, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләренә тапшырыла. Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисенә бу махсус бүләк Әбү-Дабида узган Изге Коръән һәм Коръән фәннәре халыкара премиясе чарасын ябу тантанасында тапшырылды. Бүләкне БГӘ вице-премьеры, эчке эшләр министры шәех Сәйф ибне Зәид Әл Нәһәйян тапшырды. Кичә ахырында мөфти Гайнетдин иң көчле Коръән-хафизларны бүләкләүдә катнашты.
24 март кичендә мөфти шәех Равил Гайнетдин шаһзадә шәех Халид ибне Мөхәммәд ибне Зәид Әл Нәһәйяннең шәхси чакыруы буенча БГӘ дәүләт эшлеклеләре катнашындагы ифтар мәҗлесендә булды. Һәм Россия имамнары, Россия өммәте исеменнән сәламләү ирештерде.
Шушы ук көнне Россия Президенты Владимир Путин телефон аша Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты Мөхәммәд ибне Зәид Әл Нәһәйянне һәм аның халкын изге Рамазан ае белән котлаган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз