Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөфти Рушан Әббәсов ислам финанс продуктларының популярлыгын аңлатты
Ислам финанс продуктлары финанс операцияләренең үтемлелеге һәм ачыклыгы, куркынычларны гадел бүлү нәтиҗәсендә мөселман җәмгыятеннән читтә дә популярлык казанды. Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең халыкара эшләр һәм хаҗ буенча урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөфтие Рушан Әббәсов РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде.
Сишәмбе көнне Дәүләт Думасы Россиядә партнерлык финанславы (ислам банкингы) буенча экспериментны өч елга – 2028 елның 1 сентябренә кадәр озайту турындагы канунны икенче һәм өченче укылышта кабул итте. Гамәлдәге законнар буенча, әлеге эксперимент 2023 елның 1 сентябреннән 2025 елның 1 сентябренә кадәр Башкортстан, Дагыстан, Татарстан һәм Чечняда уздырыла. Канун, экспериментны үткәрү механизмнарын бер үк вакытта камилләштереп, бу срокны 2028 елның 1 сентябренә кадәр озайта.
«Партнерлык (ислам) финанславын кертү буенча экспериментны озайту - ул административ адым гына түгел, ә проектның кирәкле булуы турында сигнал да. Россиядә ислам банкингы алымнарына ихтыяҗ арта бара. Шунысын билгеләп үтү мөһим, бу очракта «этник» яки «конфессиональ» продукт турында сүз бармый. Партнерлык финанславы принциплары - ачыклык, спекуляцияләрдән баш тарту, куркынычларны гадел бүлү - төрле дини караштагы кешеләрдә уңай фикерләр уята», – диде мөфти Рушан Әббәсов.
Аның сүзләренчә, ислам банкингын үстерү - ул бары тик эчке көн тәртибе генә түгел, ә Россиянең ислам дөньясы илләре арасында һәм гомумән халыкара аренада инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыруга керткән өлеше дә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз