news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Республикакүләм ифтар турында: Барысы да әйбәт узды, зарланучылар юк кебек

Мөфти Республикакүләм ифтар турында: Барысы да әйбәт узды, зарланучылар юк кебек
Салават Камалетдинов

«Казан Экспо» мәйданында XI Республикакүләм ифтар узды. Ифтарны оештыручылар хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Республикакүләм ифтарда катнашкан, оештыруда ярдәм иткән һәр кешегә рәхмәт сүзләрен әйтте. Ул Рамазан аена кагылышлы хәдисләрне дә әйтеп узды.

«Рамазан аен дөрес үткәрергә кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә әйтелгәнчә, Рамазанны дөрес үткәрсәң, бөтен ел бәрәкәтле, мул булачак. 21 апрельдә яңа туган балалар кебек чип-чиста килеш очрашырга насыйп булсын. Аллаһының ризалыгына өметләнәбез», – диде ул.

Ул ифтарның югары дәрәҗәдә узуын әйтте. «Миңа ошады, барысы да әйбәт узды, зарланучылар юк кебек», – диде мөфти.

«Туган авылым» комплексы һәм «Изгелек янәшә» хәйрия фонды җитәкчесе Радик Габдрахманов киләсе елгы менюда үзгәрешләр булу ихтималын әйтте.

«Без ел саен яңалык кертергә тырышабыз. Быел төп ризык итеп азу ясарга теләгән идек, тик әлегә пылауда туктап калырга булдык. Киләсе елда яңа меню уйларга тырышырбыз», – диде ул.

XI Республикакүләм ифтарда 11 мең кеше катнашты. Татарстанда гореф-гадәтләр һәм мәдәниятләр елы булу уңаеннан ифтарга килүчеләр Буа татар дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев башкаруында «Дәрвиш» спектаклен карады.

«Мондый форматта чыгыш ясау минем өчен ачыш һәм вакыйга. Төрле сәхнәдә чыгыш ясаган бар, әмма 11 мең кеше алдында чыгыш ясаганым булмады, аларның хәрәкәттә булуын да истә тотарга кирәк. Кешене күрмәскә, карамаска тырыштым. Хәзер күңелдә тынычлык хисе бар», – дип сөйләде соңыннан Раил Садриев.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100