news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Равил Гайнетдин тантаналы очрашуда Кариев театры актерларына медальләр тапшырды

Мөфти Равил Гайнетдин тантаналы очрашуда Кариев театры актерларына медальләр тапшырды

Мәскәү Җәмигъ мәчетенең банкет залында Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры җитәкчелеге һәм актерлары өчен, театрның Мәскәүгә гастрольләре уңаеннан, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән тантаналы кабул итү узды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунакларны сәламләп, Россия мөселманнарының рухи лидеры аларны 9 октябрьдә Москонцерт Холл сәхнәсендә булган «Йосыф» спектакленең уңышлы премьерасы белән котлады. Мөфти спектакльнең югары сыйфатын, актерларның оста уйнауларын билгеләп үтте.

Шул ук вакытта, ул спектакльгә биргән бәянең объектив булуын искәртте, чөнки мөфтинең үзенең дә профессиональ режиссерлык белеме бар.

Равил Гайнетдин коллективка бүләкләр дә тапшырды. Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов – Россия мөселманнарының «Казанышлар өчен» медаленә, театр директоры Луиза Шарова, актерлар Илнар Низамиев, Илфат Камалиев, Фәнис Кәлимуллин һәм Энҗе Камалиева «Рухи бердәмлек өчен» медаленә лаек булды. Шулай ук РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Татарстан Мәдәният министрлыгына адресланган Рәхмәт хаты («Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның мәдәни мирасын арттыруга юнәлдерелгән күпьеллык хезмәттәшлек һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры гастрольләрен оештырган өчен») тапшырылды.

Театр җитәкчелеге һәм актерлар мөфти шәех Равил Гайнетдингә җылы кабул иткәне, шулай ук «Йосыф» спектаклен сәхнәгә куйган вакытта консультатив ярдәме һәм театрның Мәскәүгә гастрольләрен оештыруда булышлык күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100