Мөфти Равил Гайнетдин Шамил Садыйков турында: Уңышларга ирешкәнен белеп, шатланам
«Киләчәктә дә аңа уңышлы хезмәт итәргә насыйп булсын», - диде ул.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Татарстаннан килгән журналистлар белән очрашты. Очрашу вакытында ул «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйковны студент чагыннан ук белүен әйтте.
«Аның үсеш юлын күреп, уңышларга ирешкәнен белеп, сөенәм, шатланам. Киләчәктә дә аңа уңышлы хезмәт итәргә насыйп булсын. Шәлегә кайткан вакытта бер күрербез әле, ул – Казанда, мин Мәскәүдә яшибез», - диде ул.
Кунаклар өчен Мәскәү Җәмигъ мәчетендә экскурсия оештырылды.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте PR-директоры Ләйсән Сафина мөфти Равил Гайнетдингә кунаклар исеменнән рәхмәт әйтеп, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков сәламен җиткерде һәм «Татмедиа»да чыккан китап-журналлар, татарча открыткалар бүләк итте.