news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөфти Равил Гайнетдин Рамил хәзрәт Габделбарый улы вафатына бәйле кайгы уртаклашты

РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең ритуал йолалары департаменты җитәкчесе урынбасары Рамил хәзрәт Габделбарый улы вафат булган. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итте.

«Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте коллективы һәм шәхсән үз исеменнән, РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең ритуал йолалары департаменты җитәкчесе урынбасары, Рамил хәзрәт Габделбарый улы кинәт вафат булуы сәбәпле, якыннарының авыр югалту кайгысын уртаклашабыз», диелгән бу хәбәрдә.

Рамил хәзрәт ачык, эчкерсез, ярдәмчел һәм игелекле кеше иде, ислам һәм мөселманнарга риясыз хезмәт итте, дип искә ала аны дин кардәшләре.

news_right_1
news_right_2
news_bot