news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Равил Гайнетдин мөселманнарның Яңа ел бәйрәменә мөнәсәбәте турында сөйләде

Дөньяви Яңа елны бәйрәм итүгә дини тыюлар юк, кешеләр «бәйрәмнәрдә бер-берсенә шатлык китерергә» тиеш. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Равил Гайнетдин РИА Новости агентлыгына сөйләгән.

«Мөфти, дин әһеле, илебез гражданины буларак, без туганнарыбызга һәм якыннарыбызга шатлык китерергә тиеш дип әйтә алам. Шуңа күрә ватандашларны без яши торган Григориан календаре буенча Яңа ел белән котлыйм. Әгәр кешеләр бер-берсенә бүләкләр өләшә, бигрәк тә бүләкләрне балалар ала икән, ниндидер тыелган әйбер күрмим», - диде мөфти Гайнетдин.

Дин әһеле сүзләренчә, ислам тарафдарлары мөселман календаре буенча тормыш итә, ләкин алар Григориан календарен да исәпкә ала.

«Монда бернинди кыенлык та юк. Мөселманча Яңа ел җиткәч, без, дин таләп иткәнчә, Коръән укыйбыз, ә Григориан календаре буенча Яңа ел килгәч, бер-беребезгә бүләкләр тапшырабыз», - ди мөфти Гайнетдин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100