Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөфти Равил Гайнетдин махсус операциядәге имам Рөстәм Мөхитовка югары бүләк тапшырды
Россия мөселманнары дини лидеры, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин РФ мөселманнары Диния нәзарәтендә Саратов мөселманнары делегациясен кабул итте. Делегацияне мөфти Мөкатдәс Бибарсов җитәкләде. Аның составында шулай ук Саратов өлкәсеннән махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче имамнар – «Зәид бин Сабит» Коръән үзәге җитәкчесе Ильяс Ильясов һәм Саратов Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Мөхитов та булды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
Очрашу барышында мөфти Равил Гайнетдин Рөстәм Мөхитовка «махсус хәрби операция зонасында дини бурыч үтәүдә күрсәткән ныклыгы, фидакарь хезмәте һәм остазлык итүе өчен» Россия мөселманнарының «Казанышлар өчен» медален тапшырды.
Фото: Фото: https://dumrf.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз