news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Равил Гайнетдин: Мәскәүдә татарлар 60 меңгә кимегән, дигән сүзгә ышанмадым

«Мәскәүдә 800 мең мөселманның 750 меңе – татар», - дип әйтә иде Юрий Лужков», - ди ул.

Мөфти Равил Гайнетдин: Мәскәүдә татарлар 60 меңгә кимегән, дигән сүзгә ышанмадым
Рамил Гали/архив

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин халык санын исәпкә алу турында фикерләре белән уртаклашты.

«Вәгазьне укыганда баштан татарча сөйлибез, аннан соң рус теленә күчәргә мәҗбүрбез. Чөнки залыбызда күпчелек Урта Азия һәм Кавказ халыклары утыра. Татарлар бик аз. Соңгы халык санын алудан билгеле булган мәгълүматларга караганда, Мәскәү өлкәсендә татарларның 60 меңгә кимүе мине гаҗәпкә калдырды һәм мин бу санга ышанмадым. Ышанасым да килмәде», - диде ул Мәскәү Җәмигъ мәчетендәге резиденциясендә Татарстан журналистлары белән очрашуда.

Ул Мәскәүнең элекке мэры Юрий Лужковны Ураза гаетенә чакыруын искә алды. «Минем белән бергә мәчеткә кереп, мөнбәр алдыннан халыкка мөрәҗәгать итеп, бәйрәм белән тәбрикли иде. Чыгышын һәрвакыт: «800 мең мөселман», - дип башлый иде. «Шул 800 мең мөселманның 750 меңе – татар», - дип әйтә иде», - диде мөфти Равил Гайнетдин.

«Шунысы мәгълүм, 2000нче еллар башынан алып Мәскәүгә Урта Азия илләре, Кавказ аръягы, Төньяк Кавказдан миграция дулкыннары күзәтелә. Белгечләр фикеренчә, хәзерге вакытта Мәскәүдәге мөселманнар саны 2,5 - 3 миллион, хәтта аннан да артык. 

Бер хәзрәт: «Өченче буында татарлык югала. Мәскәүдә яшәүче туганнарыбызның – әти-әнисе - татар, үзе – татар, хатыны – башка милләттән. Алардан туган балалар татарча белеп үсми», - диде. «Туган телегез нинди?» – дип сораганда бу балалар: «рус теле», - дип җаваплый. Халык санын исәпкә алучы: «Димәк, сез – рус», - дип язып куя. Бу безнең өчен аяныч хәл», - диде мөфти.

Мөфти шәех Равил Гайнетдин Мәскәүгә имам-хатыйб буларак 1987 елда килгән. Ул елларда башкаладагы мөселманнарның күпчелеген Түбән Новгород өлкәсе татарлары тәшкил иткән.

«Казан татары булсам да, мине Мәскәүдәге татарлар үз итеп кабул итте. Кайсы авылдан икәнемне сорадылар. Түбән Новгород өлкәсендәге Кече Ырбишча авылын атый идем, чөнки Бохарадагы «Мир-Гарәп» мәдрәсәсенең шәкерте вакытында авылда имам булып практика уздым. Мин үз кеше булдым, якын итеп кабул иттеләр. Мәскәүдә мәҗлесләргә бик еш чакыра башладылар. Мин ул мәҗлесләрне «мәдрәсә» итәргә йөрдем, халыкка дин нигезләрен аңлаттым», - диде ул.

«Балаларыгызны татарча тәрбияләгез, өйдә татарча сөйләшегез», - дия идем мәҗлестәге яшьләргә. Хәзер, кызганыч, балаларым оныклар белән русча сөйләшә. Оныкларыма татарча әйткәндә, алар миңа: «Нәрсә дип әйттең, бабам?» – ди. Мин аларга русча аңлатырга тиеш булам. Русча белмим, дисәм дә: «Син рус телен бик яхшы беләсең», - диләр. Оныгым гает намазына Җәмигъ мәчетенә килә, ул минем русча сөйләвемне тыңлый. Менә бу безнең Мәскәүдә һәм зур мегаполисларда яшәүнең нәтиҗәсе. Казанда да шул хәл, беләм», - диде ул.

Мөфти фикеренчә, милләтне дин саклый. «Галим, язучылар милләтне тел саклый, дип әйтергә ярата. Ләкин бу алай ук түгел. Милләтебезнең мәчетләре булмаса, милләтебез бетәчәк. Үрнәк итеп, Балтыйк буе илләре, Беларусь Республикасы, Польша, Украинада яшәгән татарларны әйтә алам. Аларның телләре юк, ә диннәре бар. Алар үзләренең диннәре булганга күрә: «Мы – татары», - диләр», - дип мисал китерде ул.

Равил Гайнетдин 1993 елда Литваның Каунас шәһәре мәчете ачылышына баруын сөйләде.

«Кырык татар авылына алып бардылар. Мәчеткә намаз укырга кердек. Михраб янында китап итеп тегелгән дәфтәр ятканын күреп алдык. Китапта латин графикасында татарча язу бар иде. «Без бу язылганнарны аңламыйбыз, ләкин догалар, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать язылганын беләбез», - диделәр. Бу мәчетебездә укыла торган кадерле догалык, диделәр. Алар үзләрен татар икәнлеген онытмаган», - ди ул.

«Мәскәү өлкәсендә кайчандыр 800 мең татар дип исәпләнгән милләттәшләребез халык санын алу нәтиҗәләре буенча 60 меңгә кимегән икән, без алга таба ничек сакланырбыз? Балаларыбыз рус телендә сөйләшкәнгә күрә, аларны башка милләт хисабына кертсәләр, нишләрбез? Бик аяныч хәлебез», - дип төгәлләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100