news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Равил Гайнетдин Иранның Россиядәге илчесе Казем Джалалига кайгы уртаклашу белдерде

Иран Ислам Республикасы Президенты Ибраһим Раиси һәм аның юлдашлары һәлак булу сәбәпле, бүген Россия мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе шәех Равил Гайнетдин урынбасарлары белән Россиянең 25 миллионлы өммәте исеменнән Иранның Россиядәге илчесе Казем Джалалига кайгы уртаклашу белдерде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Дини лидер җомга көнне Мәскәү Җәмигъ мәчетендә дин әһелләре фаҗига корбаннары рухына дога кылачакларын әйтте.

Россия мөселманнарының Диния нәзарәте лидеры кайгы уртаклашу кенәгәсенә язу калдырды, шуннан соң очрашуда катнашучылар дога укыды.

«Газа секторы, Палестина фаҗигасе өчен чын йөрәктән кайгырып, ул балаларның, хатын-кызларның һәм картларның гомерен саклап калу, Палестина халкы геноцидын туктату өчен барысын да эшләргә тырышты», - диде Россия мөселманнарының дини лидеры президент Раиси турында.

Очрашуда Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, доктор Дамир Мөхетдинов, халыкара эшләр буенча урынбасары Рушан Әббәсов, рәис урынбасары - аппарат җитәкчесе Илдар Нуриманов, халыкара департамент җитәкчесе Илдар Галиев катнашты.

19 майда Ибраһим Раиси Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясендә вертолет белән һәлакәткә очрады. Президент белән бортта 8 кеше була, шул исәптән Иран Тышкы эшләр министрлыгы җитәкчесе Хөсәйн Әмир Абдоллахиян, Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясе башлыгы Малик Рахмати һәм Тәбриз мәчете имамы Мөхәммәд-Али Әл-Хашем да бар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100