news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Равил Гайнетдин Йолдыз авылына ярдәмне бердәмлекнең бер күрсәткече дип атады

Мөфти Равил Гайнетдин Йолдыз авылына ярдәмне бердәмлекнең бер күрсәткече дип атады
Владимир Васильев

Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти-шәех Равил хәзрәт Гайнетдин Йолдыз (Эчкен) авылына ярдәмне бердәмлекнең бер күрсәткече, дип әйтте.

"Янгын фаҗигасендә тулысынча диярлек юкка чыккан борынгы Эчкен авылы, Себер, Урал төбәгендә яшәүче халыкка каза килгәч, барча татар милләтенең ярдәмдә булуын күрдек. Бу бердләмлекнең бер күрсәткече дип саныйм. Изгелек кылуда тукталмаска, ярдәмне күрсәтергә, шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өндим", - диде ул.

"Үз-үзенең кадерен белмәгән, хөрмәт итмәгәнне башкалар хөрмәт итми, дигәнне онытмыйча, үз аң-фикеребез, милләтебез һәм даныбыз белән горурланып, булганыбызны да барларга онытмыйк", - дип уйланырга чакырды.

Ул Татарстанның дистәләгән ислам иленнән кунакларны кабул итүен искә алды. "Татарстанга илебез җитәкчелеге тарафыннан Россия белән ислам дөньясы арасында күпер булдыру бурычы йөкләнде. Бу гасырлар дәвамында татарга хас булган миссия", - диде ул. 

Мөфти олуг шәхесләрнең юбилейларын югары дәрәҗәдә уздырырга кирәклеген әйтте. "Тагын бер олуг бурычыбыз - динебездәге бөек остазлар, галимнәрнең мирасын саклап, киләсе буыннарга тапшыру. Без элеккеге галимнәрнең мирасы белән генә горурланырга түгел, яңа ислам белгечләрен әзерләргә тиешле", - диде мөфти.

Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында «Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы уза. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100